Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Краснодар краенда автобусның 12 пассажиры һәлак булган

Краснодар краенда автобусның суга төшеп китүе аркасында 12 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан. Автобуста 35 кеше — эшчеләр төркеме булган. 20 пассажирны коткарганнар, тагын өчесенең язмышы билгесез.

Агентлык мәгълүматлары буенча, автобус дүрт метр биеклектән суга чумган. Бу урында диңгезнең тирәнлеге 12 метр, диелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!