Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

Красноярск көллиятендә янгын чыккан

Красноярскиның тармак технологияләре һәм эшмәкәрлек көллиятендә, җирле вакыт белән 8.27 сәгатьтә, янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк идарәсенә сылтама белән «Российская газета» язып чыкты.

Гадәттән тыш хәл аркасында 450 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Алар арасында 150ләп укучы һәм көллият хезмәткәре дә булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 8.46 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Янгынның сәбәпләре хакында әлегә хәбәр ителми.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин