Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Красноярскида янгын чыккан өлкәннәр йортының хуҗасы тоткарланган

Тикшерү органнары Красноярскида өлкәннәр өчен пансионатның хуҗасы – 47 яшьлек хатын-кызның тоткарлануы турында хәбәр итте. Хәзер аны кулга мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында. Бу хакта “Известия” яза.

Авиация урамындагы «Жемчужина» пансионаты хуҗасына куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җәза бирелергә мөмкин.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын бина янындагы корылмада чыккан, аннары ут пансионат түбәсенә күчкән. Өлкәннәр йортының өске катында кыска ялганыш булырга мөмкин дип хәбәр ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, янгын кичә иртән чыккан иде. Өч кешенең гомере өзелгән. Башка мәгълүматлар буенча 4 кеше үлгән, тагын 34 кеше эвакуацияләнгән. Берничә кеше тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20