Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Күренекле драматург Ризван Хәмид соңгы юлга Татарстан урамындагы йортыннан озатыла

Күренекле татар драматургы, М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмид белән хушлашу 18 сентябрьдә 11сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Ризван Хәмид белән хушлашу драматург үзе яшәгән йорт янында була. Адресы — Казан шәһәре, Татарстан урамы, 18нче йорт.

Ризван Хәмид Казанның Киндерле зиратына җирләнәчәк.

Искәртеп узабыз. Күренекле татар драматургы, М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмиднең вафаты бүген иртән билгеле булды. Драматургка 75 яшь иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аның авыруын әйтте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера