Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2016

Күренекле татар галиме Хатыйп Миңнегуловка ике җиделе тула

Татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов бүген туган көнен билгеләп үтә.

Ул 1939 елның 12 маенда Татарстанның Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килгән. Әтисе ягыннан Xатыйп Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909—1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала әни тәрбиясендә үсә.

Хатыйп Миңнегулов башлангыч белемне 1946—1950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан 25 км ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959—1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1962—1963 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский (Чембар) районы Качкару авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре, аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. 1984—1989 елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999 елдан татар әдәбияты кафедрасы мөдире булган галим.

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан) булып тора. Фәнни хезмәтләре бихисап.

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе.
Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы, 1996).
Халыкара ел кешесе (Англия, Кембридж, 1998).
Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2005).
Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (1998).
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2000).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20