Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2017

Күренекле татар театры артисты турында телеочерк күрсәтелә

Якшәмбе, 15 нче октябрь, “Йөрәктән – йөрәккә” тарихи циклында күренекле татар театры артисты Рәшидә Җиһаншина турында махсус телеочерк күрсәтелә. Рәшидә Җиһаншина – иң даһи һәм истә калырлык образлар тудырган татар театры хезмәтчәннәренең берсе.

Рәшидә Җиһаншина Казан шәһәрендә туа. 1936 нчы елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый һәм шул елдан башлап бөтен гомерен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйли.

1964 нче елда Р. Җиһаншина театрның директоры итеп билгеләнә. Ул директор булып хезмәт иткән унбер ел дәверендә театр яңа югарылыкка күтәрелә.

Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге оешуның беренче елларыннан ук Р. Җиһаншина җитәкче вазыйфаларга сайлана. Башта Идарә әгъзасы һәм рәис урынбасары, соңрак егерме елга якын җәмгыятьнең рәисе булып тора. Бу еллар Актерлар йорты һәм Театр эшлеклеләре берлеге өчен иң гөрләп эшләгән һәм вакыйгаларга иң бай чор санала. Рәшидә Җиһаншина шулай ук үз вакытында ТАССРның Югары Шурасы депутаты да булып тора.

Күренекле татар артисты Рәшидә Җиһаншина турында “Йөрәктән – йөрәккә” тарихи циклының махсус телеочеркын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 15 нче октябрь көнне 14:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!