Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Кәрим Тинчурин театры драматургның туган ягына иҗади сәфәр оештыра

К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры атаклы драматург Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә китәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин хәбәр итте.

«Быел безнең театр олуг режиссерның 130 еллыгын билгеләп узачак. Яңа сезон алдыннан Тинчуринның туган ягы — Пензага юл алачакбыз. 7−9 сентябрь көннәрендә К. Тинчуринның „Назлы кияү“ музыкаль әсәрен тәкъдим итәргә ниятләдек. Комедия жанрындагы спектакльне 7 сентябрьдә - Сосноборский районы Индерка авылында, 8 сентябрьдә - Пензада, ә 9ы көнне Каменка районы Кобылкино авылы халкына күрсәтәчәкбез», — диде Рәшит Заһидуллин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!