Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Кәрим Тинчуринга багышланган күргәзмәдә артистлар белән очрашулар оештырыла

Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булуга багышлап ачылган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе алга таба артистлар белән очрашулар оештырылачак урынга, театр уку йортларында укучы студентларның иҗади студиясенә әверелергә мөмкин. Татарстан Республикасы Милли музее директоры урынбасары Светлана Измайлова Милли музей белән Тинчурин театрының уртак проекты булган күргәзмәнең дәвамын шулай күрә.

Күргәзмә Концепциясе буенча, биредә театр рухы тудырылган, Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның уртак хезмәттәшлегеннән туган спектакльләрнең декорацияләре, костюмнары урнаштырылган.

Искәртеп узабыз, күргәзмә бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда ачылды. «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе — Тинчурин театры белән Милли музейның уртак проекты. Күргәзмәгә Милли музей фондларында, Салих Сәйдәшев музеенда һәм Тинчурин театрында сакланган ядкарьләр куелган.

Күргәзмә 8 нче декабрьгә кадәр дәвам итә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций