Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Көрәштә батыр калучылар арасында җирәбә уйнатыла, отканы турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була

16 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турнир була. Нәзарәт аны Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте ярдәмендә оештыра.

Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп иткән ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан Республикасыннан да спортчылар бик теләп катнашалар. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп – спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы, намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга тиеш.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узачак: 65кг; 75кг; 85кг; 95кг һәм 95тән авыррак. Җиңүчеләрне төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә. Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәм төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.

Турнирны оештыручылар барлык спорт сөючеләрне ярышларны тамаша кылырга  чакыра.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20