Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2016

“Көтәм сине...” спектакле тамашачыларын премьерага көтә

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Көтәм сине...” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Анда вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә.

Махсус "Көтәм сине..." спектакле өчен "Голос" телевизион тамашасы финалисты Эльмира Кәлимуллина башкаруында җыр яздырылган. Аның сүзләрен Резеда Гобәева музыкасын Эльмир Низамов иҗат иткән.

Спектакльне 23 һәм 24 апрель көннәрендә тамаша кылырга мөмкин.

Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20