Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2018

Көтмәгәндә туган сөюне тарих бите сурәтли

Кыен хәлдә калган хатын-кыз яшәешен вакыйгаларга бай «Полёт бабочки» телесериалы тасвирлый. Көтмәгәндә килеп чыккан хәлләр сурәтләнеше кискен борылыш ала башлый.

Иске затлы йортта яшь чибәр хатын Светлана үзенең 10 яшьлек кызы Галя белән көн күрә. Фильм барышында шунысы ачыклана, Светлана Париждан кызын тартып алырга теләгән француз иреннән качып кайткан. Күршеләре — борынгы әйберләр һәвәскәре Андрей Ковалевскийның Галяның яшьтәше булган улы бар. Балалар бик тиз уртак тел табалар һәм мондый дустанә мөнәсәбәтләр аларның әниләре Светлана белән Ирина Ковалевскаяны да якынайта.

Тиздән Андрей, бәхетсез күршесенә ярдәм итү теләге белән, Светлананы үз борынгы әйберләр челтәренә эшкә ала. Бу Светланага француз суды каршында кызын үзендә калдыру өчен өстәмә дәлил бирә. Ковалевский һәм Светлана мөнәсәбәтләре тиз арада мәхәббәт ягына кереп китә һәм моны шунда ук Ирина аңлап ала. Вакыйгалар нинди борылыш алыр?

Һәр эш көнендә «Полёт бабочки» телесериалын 9:00 һәм 23:55 сәгатьләрдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин