Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

“Кто ты, татарин?” соравына җавап тапкан тарихчы турында “Ватандашлар” циклы сөйли

Чәршәмбе, 28 нче июнь, «Ватандашлар» циклы Рафаил Хәкимов эшчәнлеген яктырткан чираттагы фильмын тәкъдим итә. Язучы һәм сәясәтченең эшчәнлек тарихы бик кызыклы һәм милләт тарихының төрле чорларына бәйләп аңлатыла.

Рафаил Сибгат улы Хәкимов — танылган сәясәтче генә түгел, ә күренекле галим дә. Ул җитәкчелек итә торган Тарих институты дөньякүләм сибелеп яшәгән татар халкының бербөтен тарихын иң борынгы төрки катламнардан алып бүгенге дәүләтчелегебезгә кадәр үз эченә алган 7 томлы китап рәвешендә әзерләп, бастырып чыгарырга әзерли. Бу эштә Тарих институты координацияләү үзәге булып тора. Татар тарихын язуда, Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, АКШ, Германия, Украина, Казакъстан һ.б. шәһәр, ил тарихчылары да катнаша.

Рафаил Хәкимов — Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, федерализм мәсьәләләренә, этник мөнәсәбәтләргә багышланган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы. Галим күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең улы. Тарихчы популяр «Кто ты, татарин?» китабының авторы да булып тора. Рафаил Хәкимов турында «Ватандашлар» циклын чәршәмбе көнне «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.

Чәршәмбе, 28 нче июнь, «Ватандашлар» циклының сәясәтче һәм тарихчы Рафаил Хәкимов эшчәнлеген яктырткан сериясен 10:50 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций