Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.09.2016

Кудрин "май указлары"ның бюджетта эшләүчеләргә акчаны арттыру өлешен кичектерү яклы

Россия Президентының "май указлары"ның бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру өлешен кичектерергә кирәк, дип саный Стратегик эшләнмәләр үзәге фонды советы башлыгы һәм элеккеге финанслар министры Алексей Кудрин. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

"Мин бүген үк бу указны тормышка ашыруга озаграк вакыт бирер идем, бу вазифларны киеренке бюджет шартларында үтәү кыен. Әлеге максатларны озак вакытка калдырырга кирәк, бу икътисадның әлегә төшүе һәм керемнәр алай тиз үсеш алмаячагын исәпкә алып тәкъдим ителә, хезмәт хакын керем арту исәбенә генә арттыру зарур", - дигән Кудрин Сочида XV халыкара инвестицион форум кысаларында узган Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында.

Бюджет өлкәсендә эшче көчләрнең бәясе артса, хезмәт хаклары югары темпта артмый торган реаль секторда кыенлыклар туачак. "Без реаль сектор белән эшче көчләр бәясе буенча яңа көндәшлек тудырачакбыз", - дигән Кудрин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20