Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2016

Кукмара авыл хуҗалыгы белгече сыерларның баш санын саклап калуның сәбәбен әйтте

Быелның узган 9 ае нәтиҗәләре буенча, республикада 740,4 мең эре мөгезле терлек исәпләнә. Бу хакта узган атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелгән утырышта әлеге тармак буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Урынбасар китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда 245,3 мең баш сыер бар. 9 ай эчендә 926,9 мең тонна сөт, 279 тонна ит җитештерелгән. Аның 70,8 мең тоннасын сыер ите тәшкил итә.

Әлеге күрсәткечләр буенча, республиканың Кукмара, Балтач, Актаныш районнарында терлекләрнең баш саны сизелерлек арткан. Әлеге районнарда һәм Сабада сөт җитештерүнең дә үсеше күзәтелә. Ә Әлки, Алексеевск, Чистай, Буа, Алабуга, Баулы районнарында исә мал саны быел 1 мең баштан артыкка кимегән. Әлмәт, Кама-Тамагы, Чистай, Мамадыш, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында җитештерелгән сөт күләме дә кимү ягында.

Әлки районында 2 меңнән артык терлек юк ителгән

Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, терлек саны кимүнең сәбәбе — райондагы 4 фермада туберкулез авыруы ачыклану. Шул сәбәпле, Әлкидә 2137 баш терлек юк ителгән. Хәзерге вакытта Әлки районында 31 884 баш эре мөгезле терлек исәпләнә.

Кукмара хуҗалыклары бер генә баш малны да сатып алмыйча, мал санын арттыралар

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин билгеләп үткәнчә, районда инде 3 елдан артык бозаулар санын арттыру өстендә эш алып барыла. Әлегә Кукмарада 10,4 мең бозау исәпләнә. Ел азагына аларның санын 13 меңгә җиткерергә ниятлиләр.

“Без ел саен бозаулар санын 1,5-1,7 меңгә арттыра барабыз. Хәзерге вакытта районда 30,4 мең эре мөгезле терлек исәпләнә. Моннан тыш шәхси хуҗалыкларда 16 меңгә якын мөгезле терлек бар, шуларның 6 мең тирәсе — сыерлар. Без бер генә баш малны да сатып алмыйбыз, барысы да үзебездә үстерелә. Кукмара әллә ни бай район түгел, ә токымлы, яхшы тананың берсе 120-150 мең сум тора”, - диде Рафак Хәлиуллин. Аның сүзләренчә, Кукмарада сөтнең литрын 18-18,5 сумга сатып алалар. Сөт өчен түләү югары булу хуҗалыкларда сыерларны бетермәскә этәргеч ясый, дигән фикердә идарә җитәкчесе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20