Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы ачылды

Кукмара шәһәрендә сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң «Кыңгырау» балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

7 ай дәвамында районыбызның «Домострой» төзелеш оешмасы (җитәкчесе Азат Нәбиев) биредә төзекләндерү эшләре алып барды. Шушы вакыт эчендә ишек, тәрәзәләр, җылылык, канализация челтәрләре алыштырылды, өр-яңадан түбә ябылды. Әлеге эш республикада бара торган 30 елдан артык эшләгән балалар бакчаларын ремонтлау программасы кысаларында башкарылды һәм ул 16 миллион 800 мең сумга төште. Ачылыш тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, «Домострой» төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм башка җитәкчеләр катнашты.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!