Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2017

Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе узачак

9 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да Кукмарада «Үлемсез полк» акциясе уздырылачак. Әлеге акциягә Кукмара районында яшәүче бар халыкны да актив кушылырга чакырабыз, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә чарада катнаша аласыз.

«Үлемсез полк» акциясенең тантаналы йөреше район Башкарма комитеты бинасы яныннан сәгать 9.30да башлана.

Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бәйрәм көнендә шул рәвешле «сафка басар». Һәр портрет — үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!