Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2015

Кукмарада терлек азыгы әзерләү эшләре оешкан төстә бара

“Кукмара” агрофирмасында да бу мөһим эш оешкан төстә башланып китте.

Күпьеллык үлән басулары 1126 гектар мәйдан били. Ун көн элек үләннәрне чабуга керештек. Бер “Полесье”, бер “ЕС-1” комбайннары көненә 100 гектарда үләннәрне теземнәргә сала. Кипшерә башлаган теземнәрне әйләндергәч, биш пресслагыч печәнне рулоннарга төрә. Быел 1050 тонна печән әзерләргә тиешбез, ди агрофирманың баш агрономы Илназ Галәветдинов.

Кукмарада терлекләрне кышка азыклы итүгә юнәлдерелгән эшләрнең барышы турында “Хезмәт даны” басмасы хәбәр бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20