Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2016

Кукмаралылар Андрей Чернов истәлегенә кросска чыгачак

9 октябрьдә Зур Кукмара авылының чаңгы трассасында Андрей Чернов истәлегенә җиңел атлетика кроссы үткәрелә. Ярышта теләге булган һәркем катнаша ала. Теркәлү сәгать 9.00да башлана, дип игълан итте Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы.

Искәртеп үтик: моннан 4 ел элек 12 октябрь көнне Кукмараның спортчы егете Андрей Черновның гомере транспорт һәлакәтендә фаҗигале өзелде, шунда аның әтисе дә һәлак булды. Үзенең 18 яшендә Андрей Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән, тауларда йөгерү һәм каршылыклар аша узышларда Россия җыелма командасына кергән, халыкара югарылыктагы ярышларда уңышлы чыгыш ясаган...

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20