Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2016

Кура җиләге октябрьгә кадәр җимеш бирә ала - Яшел Үзән фермерлары

Татарстанда җиләк сезоны инде күптән тәмамланды. Яшел Үзән районы Олы Яке фермерлары исә кура җиләгенең беренче уңышын кичә генә җыеп, сатуга җибәргән. Хуҗалык агрономы Артем Лодвиков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, биредә уңышны октябрьгә кадәр җыярга планлаштыралар.Кура җиләге октябрьгә кадәр җимеш бирә ала - Яшел Үзән фермерлары (видео)

Хуҗалыкта бакча җиләге, кура җиләге үстереп сату белән беррәттән, аның үсентеләрен дә саталар. Шулай ук 30 гектардан артык мәйданда карлыган утырту планлаштырыла. Моннан тыш, былтыр яшь алмагачлар да утыртылган.



Быел бакча җиләгенең уңышы якынча гектарыннан 20 тонна чыккан. Җыелган кура күләме әлегә 100 килограмм. Аларны Татарстанда саталар һәм моның белән бернинди дә кыенлыклар юк, дип белдерде Артем Лодвиков.

Сезонына карап, биредә 15-20 дән артып, 70 кә якын кеше хезмәт куя. Билгеле инде, җәйге айларда, аеруча да уңыш алганда, хезмәткәрләр саны бермә-бер арта. Уңышны алар кул белән җыя, киләчәктә хуҗалыкка комбайн алырга планлаштырыла.

Курадан мул уңыш алыйм дисәң...

Хуҗалыкта җәйдән алып, октябрь азагына кадәр уңыш җыялар. Моның өчен җәйге һәм Беларусьтан махсус кайтартылган “Полана” сортлы кура утыртканнар. Ремонтант, ягъни берничә тапкыр чәчәк атып уңыш бирә торган сорт булуы өстенә, “Полана” чагыштырмача биек булып үсми һәм сабагы нык. Гадәттә, “Полана”ның биеклеге 130-150 сантиметрга җитә.


Әлеге сорт елга ике тапкыр уңыш бирә. Шулай ук күчереп йөртүгә җайлаштырылган һәм кышка туңдыру өчен әйбәт. Җиләк авырлыгы 5-7 граммга җитә һәм 1 куактан 3-4 килограммга кадәр уңыш алырга мөмкин.

Артем Лодвиков кура җиләгеннән мул уңыш алу серләре белән дә бүлеште. Моның өчен кура җиләге куагын көньяккарак утырту кирәк. Шул очракта аңа яктылык җитәрлек булачак. Куаклар арасында ара 50-80 сантиметр булса әйбәт. Уңыш биргәннән соң, куакларны кисәргә, корыганнарыннан чистартырга кирәк. Җәйге сортларны, гадәттә, төбеннән кисәсе. Шулай эшләгәндә кураның куагы язын куерак чыга һәм уңыш югары була.



Агроном җәй башыннан алып көзгә кадәр уңыш алу өчен төрле сортларны утыртырга киңәш бирә. Куакларны язын да, җәен дә утыртырга мөмкин, иң мөһиме һава температурасының 20 градустан югары булмау шарт.

Бакча җиләгеннән зур уңыш алу серләре

Бакча җиләге хуҗалыкта берничә мәйданда үсә. Без булган җирлектә әле быел гына утырткан җиләкләр иде һәм хәзерге чорда хуҗалык хезмәткәрләре анда җиләк яфракларын кисү белән шөгыльләнә. Бу киләсе елга җиләкнең уңышын арттыру максатыннан башкарыла. Тәҗрибәле агроном Артем Лодвиков сүзләренчә, бакча җиләгенең яфракларын гына түгел, чәчәкләрен дә кисәргә кирәк. Шул чагында ул икенче елга куе булып чыга һәм мул уңыш бирә.


Хуҗалыкка җиләкләр үсентесен Италиядән кайтартканнар. Хәзер исә "Фриго" сортлы җиләкне алар үзләре үрчетә. Бу сорт үзенең югары уңыш бирүе өстенә күчереп йөртүгә дә чыдам. Әмма югары уңыш алу өчен җиләккә вакытында су сибәргә, ашлама кертергә һәм чүбен утарга да онытмаска, ди белгеч. Аның сүзләренчә, бакча җиләге артык су да яратмый. Бу җиләкнең авыруына, төрле гөмбәчек авырулар үрчүенә китерә.

Хуҗалыкта барлык технологияләрне дә үтиләр һәм гектарыннан якынча 15-20 тонна уңыш алалар. Әмма бу әле уңышның чиге түгел, ди агроном.



Хуҗалыкта бакча җиләге якынча 5 гектар мәйданга утыртылган. Билгеле инде, бу кадәрле территориягә утырту өчен җиләк үзе җибәргән  мыеклар гына җитми, шуңа да алар кискән яфракларны суга утыртып, тамыр җибәртә. Артем Лодвиков билгеләп үткәнчә, һава шартлары моның өчен әлегә мөмкинлек бирә һәм шуңа да җиләкне утыртырга була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20