Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2015

Куркынычсызлык сак астында!

Куркынычсызлык сак астында!

Тиздән республиканың 239 сәүдә объектында планнан тыш тикшерүләр башланып китәчәк. Татарстан прокуратурасы аларга 16 апрельгә кадәр нәтиҗә ясалачак, дип белдерә. Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, базарлар үз эшен берникадәр вакытка туктатырга тиеш булачак.


Хәтерләсәгез, “Адмирал” сәүдә үзәгендәге фаҗигале вакыйгалардан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кеше күп йөри торган урыннарда һәм сәүдә үзәкләрендә махсус инвентаризация уздырырга боерган иде.

Президент боерыгы ничек үтәлә?

- “Адмирал” сәүдә үзәге җитәкчелеге экстремаль шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итә алмады, кешеләрне эвакуацияләү дә тиешенчә башкарылмады. Шуңа күрә халык күп йөри торган объектларда тикшерүләр үткәрергә кирәк, - диде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнехановның моңа зур игътибар бирүе аңлашыла. Билгеле булганча, “Адмирал”дагы янгында ике дистәгә якын кешенең гомерен өзде. Татарстан Президенты, мондый фаҗигаләр кабатланмаска тиеш, дип белдерә, кеше күп йөри торган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләрен тулысынча үтәргә кирәклеген ассызыклый.

Иң мөһиме: тикшерүләрдән бер генә сәүдә йорты да качып котыла алмаячак. Әгәр дә тәртип бозулар ачыкланса, әлеге урыннар шунда ук ябылачак. Аларны кире ачу турында куркынычсызлык кагыйдәләре тулысынча үтәлә башлаган очракта гына сөйләргә мөмкин булачак. Базарларны «бизнеска эшләргә комачауламагыз» кебегрәк сүзләр дә коткара алмаячак хәтта...

Базарлар ябыла башлады...

Татарстан лидерының күрсәтмәсен үтәү максатыннан, Татарстан прокуроры Илдус Нафиков Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына планнан тыш тикшерүләр үткәрү турында махсус хат юллады. Билгеле булганча, алар “Яңа Тура” һәм Вьетнам базарындагы янгыннардан соң мондый объектларны тикшергән иде инде. Ул чагында сәүдә урыннарында шактый гына җитешсезлекләр ачыкланды.

- Татарстан Прокуратурасы эре сәүдә оешмаларының эшен анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килде: төрле тикшерүләр вакытында күзәтчелек органнары сәүдә үзәкләрендә күпсанлы тәртип бозулар ачыклаган. Янгын куркынычсызлыгы белән бәйле закон бозулар да шактый күп, – диелә җаваплы идарәчелеккә юлланган хатта.

Прокуратурада хәбәр итүләренчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге тикшерүләрне 16 мартта башлап җибәргән һәм 16 апрельгә ул тулысынча төгәлләнергә тиеш. Татарстан буенча барлыгы 239 сәүдә объектын тикшерү күздә тотыла.

Бу эшнең яңарак кына башланып китүенә карамастан, аның беренче нәтиҗәләре билгеле инде: 16 мартта Чаллыдагы “Комсомол” базары ябылды. Бактың исә, әлеге сәүдә йортының хуҗасы күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган янгын куркынычсызлыгы белән бәйле тәртип бозуларны бетерүгә тиешле игътибар бирмәгән икән. Нәтиҗәдә, суд прокуратура таләбе буенча әлеге базарның эшен туктату турында карар чыгарган.

Биредә ачыкланган җитешсезлекләр арасында бинада автоматлаштырылган янгын сигнализациясе булмау, сәүдә киоскларының баскыч янында ук урнашуы, эвакуация юлларының янучан материаллардан эшләнгәнлеге һәм башка кимчелекләр бар.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20