Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

КВН Беренче Лигасы “Яңа Гасыр” экраннарына ярымфинал уеннары белән әйләнеп кайта

Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» каналы КВН Беренче лигасының ярымфинал уеннарын күрсәтә башлый. Быелгы Беренче лига сезоны Казанда уза, ә «Яңа Гасыр» телеканалы лиганың барлык уеннарын үз экраннарында күрсәтә.

Беренче лиганың беренче ярымфинал уенында түбәндәге командалар катнаша: Ростов-на-Донудан «Флеш-Рояль», Кемероводан «Ваза», Мәскүдән «Первая Олимпийская», Алабугадан «Система зажигания» һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Есть смысл спасать» җыелма командасы.

Искәртеп узыйк, КВН Беренче лигасы быелдан Казанга күчте һәм бәйгенең барлык уеннары Татарстан башкаласында үткәрелә.

Моңа кадәр кабул ителгән күрсәтмә буенча, Беренче лиганың җиңүчесе яңа сезоннан КВН Югары лигасында чыгыш ясый башлый. Узган Беренче лига сезонында мондый уңышка Красноярск шәһәренең «Так-то» КВН командасы иреште.

Татарстан тамашачыларына да сөенергә урын юк түгел: 2003 нче елда Беренче лига җиңүчесе булып «Четыре татарина», ә 2015 нче елда Татарстан Республикасыннан «Сборная банкетных ведущих» КВН командалары танылды. Быел, КВН Беренче лигасы Казанга күчкәннән соң, бәйгенең редакторлык составы да үзгәрде. Хәзер командаларның әзерлеге өчен Югары лиганың яңа редакторы Айдар Гәрәев һәм Премьер-лига редакторы Алексей Ляпичев җавап бирә. Беренче лига уеннарының алып баручы вазыйфасын «Союз» командасы капитаны, әлеге дә баягы Айдар Гәрәев башкара.

КВН Беренче лигасының беренче ярымфинал уенын 7 нче октябрь, шимбә кичендә, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карагыз. Уенның башлану вакыты 22:00 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!