Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

КВН Беренче лигасының беренче чирек финал уеннары башлана

Шимбә, 27 нче май, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы КВН Беренче лигасының беренче чирек финал уенын күрсәтә.

Чирек финалда 1/8 финалы киртәсен узган командалар катнаша: Мәскәүдән «Первая Олимпийская», Усть-Кинельскийдан «Сборная СГСХА», Яр Чаллы шәһәреннән «Сборная Татарской Лиги», Түбән Тагилдан «Урал», Ростов-на-Дону шәһәреннән «Флэш-Рояль» коллективлары, Новосибирск шәһәреннән «Я обиделась» кызлар командасы беренче уенга старт бирәләр.

Беренче лига — Халыкара КВН Союзының өченче телевизион лигасы санала. Лига 1993 нче елда оеша һәм Югары Лигага командалар әзерләү йөкләмәсе ала. Хәзерге вакытта Лиганың редакторлары Алексей Ляпичев һәм Айдар Гәрәев. Искәртеп узыйк, ¼ финал беренче уены 10 нчы майда «УНИКС» концертлар залында узган иде.

КВН Беренче лигасының тәүге чирек финал уенын 27 нче май 22:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин