Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

КВН Беренче Лигасының өченче чирек финал уены күрсәтелә

Шимбә кичендә КВН Беренче Лигасының өченче ¼ финал уеннары уза. Чираттагы шаяннар бәйгесен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы 10 нчы июньдә күрсәтә.

Чирек финал уенының өченче турында түбәндәге командалар катнаша: «Город мечты УлГТУ» (Ульян каласы), «Девичья сборная ЮурГУ» (Чиләбе), «Морская академия» (МГТУ, Мурманск), «НАТЕ», (Брюховецкая станциясе), «Сборная МАИ» (Мәскәү), «Система зажигания» (Алабуга).

Беренче лига — Халыкара КВН Союзының өченче телевизион лигасы санала. Бәйге 1993 нче елда оеша һәм Югары Лигага командалар әзерләү йөкләмәсе ала. Хәзерге вакытта бәйгенең редакторлары Алексей Ляпичев һәм Айдар Гәрәев.

Искәртеп узыйк, өченче чирек финал уены «УНИКС» концертлар залында 12 нче майда узды. Татарстанлыларның бу уенда ышанычлары Алабуганың «Система зажигания» КВН командасы белән бәйләнгән. Шаянлык көрәшенең ни белән тәмамланганын шимбә көнне белә аласыз.

Кайсы команданың алдагы уеннарда катнашу хокукы яулавын белү өчен шимбә, 10 нчы июнь, 22:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында КВН Беренче Лигасының өченче чирек финал уенын карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин