Кыйммәтле табыш өчен көрәшне “Временщик” сериалы сурәтли

Һәр эш көне уртасында «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Временщик» телесериалы күрсәтелә. Зур һәм мөһим тикшеренүләргә ирек биргән табыш өчен катлаулы һәм җаваплы көрәшне карарга онытмагыз.
Сериалның төп герое Паша Артемьев — югары белем алган яшь галим һәм зур ачышлар хакында хыялланучы фән эшлеклесе. Аның эше күптән гасырлар шаукымы каплаган аерым мизгелләрне тергезүгә барып тоташа. Көннәрдән бер көнне Пашаның ялгыш юлдан йөргән дусты Гарик бәяләү мөрәҗәгате белән аңа сатуга әзерләнгән бер иске календарь алып килә. Паша бу кәгазьдә күп галимнәр эзләп тә таба алмаган Брюс календарен күрә. Танылган философ, галим һәм инженер, ә кайбер мәгълүматларга караганда тылсымчы да булган Яков Брюс сер тулы календарен чиксез тикшеренүләр үткәрү өчен төзи. Яшь галим кыйммәтле табышны профессорына күрсәткәннән соң шикләр калмый — бу әлеге дә баягы тылсымлы календарь булып чыга. Геройлар календарьдән дөрес файдаланырлармы һәм аның өчен барган көрәш кемнең җиңүе белән тәмамланыр?
Сорауларга җавапны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша 12:00 һәм 23:30 сәгатьләрдә «Временщик» телесериалын карап табарга мөмкин.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина