Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2016

Кыргыз театры Чыңгыз Айтматов әсәрен тәрҗемәсез уйнады

Кичә, 20 сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале үз тамашачысына А.Умуралиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театрының Чыңгыз Айтматов әсәренә нигезләнгән “Исемдә” спектаклен тәкъдим итте.

Спектакльнең төп герое – Толгоной, Бөек Ватан сугышында ирен һәм өч улын – Касыймны, Майсалбәкне, Жайнакны югалткан, тол калган килене Алиманның өйдән чыгып китүен дә, авырлы булып кайтып егылуын да, бала тапканда үлемен дә кичергән хатын. “Хәтер көнендә Кеше бар дөреслекне белергә тиеш, юкса ничек яшәмәк кирәк? Бары шулай булганда гыны дөрес булачак! Җир һәм Күк аның язмышы шаһитләре. Хатынның шатлыклы, мул тормышы аларның күз алдында үтте; һәм кинәт сугыш өермәсе аның барлык балаларын йотты.Бу бәян аның оныгы язмышы гына түгел, ә бик күпләребез хакында: үзе, ул яшәгән чор, тулаем безнең тормышыбыз турында…” дип тәкъдим итәләр әлеге спектакльне программада.

Спектакль Чынгыз Айтматовның юбилеена һәм Бөек Җиңүгә багышлап куелган. “Исемдә” моноспектакле Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” повесте буенча эшләнгән күләмле спектакльнең камера варианты, ул тәнәфессез 1 сәгать барды.

Спектакль бик күп фестивальләрдә катнашкан, артистлар аны бөтен җирдә дә тәрҗемәсез уйныйлар, шулай итеп кенә Чыңгыз Айтматов теленең бөтен матурлыгы тамашачыга килеп ирешә ала. Казанда да әсәр кыргыз телендә уйналды, тамашачыга эчтәлек язылган кәгазь тасма өләшенде.

Инсценировка авторы һәм режиссеры- Казахстан Республикасы халык артисты Бекпулат Парманов. Сценография, костюмнар буенча рәссамы- Юлдаш Нурматов, Зөһрә Мукамбәтова. Музыкаль бизәлеш - Асылбәк Насирдинов.
Спектакль тәмамлангач, оештыручылар Кыргыз Республикасыннан килгән артистларга Бәллүр Кәрим сыны тапшырдылар.

Бүген фестиваль Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының “Яр” спектакле белән ябыла. Фестивальне ябу тантанасы 18 сәгать 30 минутта башлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20