Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Кырым экспедициясеннән кайткан эколог кунакка килә

Пәнҗешәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруы сезне Кырым якларыннан экспедициядән әйләнеп кайткан эколог Наил Назаров белән таныштырырга уйлый.

Кайбер тарихи язмаларга күз салсак, элеккеге заманнарда атаклы сәүдәгәрләрне, танылган зыялыларны (хәтта ки патшаларны да) дәвалану өчен нәкъ менә Кырым якларына җибәрә торган булганнар. Данлыклы санаторий-профилакторийлар бүген дә үз кунакларын кабул итәргә әзер. Тагын шунысын да өстәү мөһим, Кырым — гаҗәеп ярымутрау. Артык зур да, кечкенә дә түгел. Көз айларында да җылы һава саклана, диңгезе дә тирә-якка матурлык һәм җиңел һава өстәп тора. Экспедициядән кайткан эколог нинди яңалыклары белән килгән? Кунак һөнәри яктан үзе өчен Кырымда нинди мөһим ачышлар ясаган?

Сорауларга җавапны пәнҗешәмбе, 27 нче июль иртәсендә, 6:00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» телеканалында таба аласыз. «Манзара» — һәр иртәне безнең белән каршылагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин