Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

Кырым хакимияте Джамалага ярымутрауга чакыру тапшырды

Кырым Республикасы хакимияте рәсми рәвештә җырчы Джамаланы (Сусана Җамалатдинова) ярымутрауга кунакка чакырды. Җырчыга чакыруны Киевтагы Россия илчелеге тапшырган, дип хәбәр итә РИА Новости, Кырым Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Георгий Мурадовка сылтама ясап.

«Евровидение-2016» бәйгесендә җиңүче кыз элегрәк үзенең Кырымга барасы килүе турында хәбәр иткән иде. Әмма, аның сүзләренчә, ул ярымутрауда чыгыш ясау түгел, авыру бабасында да була алмый.

Кырым хакимияте, Джамаланың Кырымга килүенә республика җитәкчелеге ягыннан каршылыклар юк, дип җавап бирде. Киресенчә, түрәләр җырчыга ярдәм күрсәтергә әзер, диелә.

Мурадов сүзләренә караганда, хәзер җырчы кызның җавабын көтәсе кала.

Кырым хакимияте әле узган елда Джамаланы ярымутрауда күрүләренә шат дип белдергән иде. Быелгы «Евровидение-2017» бәйгесе вакытында алар үз ниятләрен раслап, рәсми чакыру тапшырды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!