Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2015

Кырым татарларын депортацияләү хакында фильм Франциянең Канны шәһәрендә күрсәтелә

Бүген, Кырым татарларын 1944 елда депортацияләү датасы уңаеннан, Франциянең Канны шәһәрендә “Къырым” документаль фильмы күрсәтеләчәк. Картинаның режиссеры — Ксения Джорно.

Фильмның геройлары — Кырым татарларының 3 буыны: депортацияне 70 елдан артык элек кичерүчеләр, кире кайтучылар һәм Кырымда тууычылар. Аларның һәркайсы өчен Кырым туган җирләре булып санала.

Әлеге документаль картина Хьюстонда узган “Bronze Remi Award” кинофестивальдә үзенең беренче бүләген алырга өлгергән инде.

Ксения Джорно үзе Франциядә укыган һәм журналист булып эшләгән. Хәзер телесериалларда төшә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә медиа-компаниядә эшли, диелә “Татарлар. info” сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20