Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.07.2016

Кырым Татарстан тәҗрибәсен алырга тырышты - Кырым Хисап палатасы рәисе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Хисап палатасы рәисе Анатолий Заиченко белән очрашты. Әлеге очрашу Кырым Республикасы Хисап палатасы делегациясенең Татарстан Республикасына рәсми сәфәре кысаларында узды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар төбәкара хезмәттәшлек, Татарстан тәҗрибәсен Кырымның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышының төрле өлкәләрендә файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Анатолий Заиченко рәислегендәге Кырым Хисап палатасы делегациясе Татарстанга кичә килгән иде. Шул вакытта Татарстан Хисап палатасы һәм Кырым Хисап палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешүе төзелде. Әлеге документ нигезендә контроль һәм эксперт-аналитик эшчәнлек кысаларында уртак чаралар үткәрү күздә тотыла, шулай ук статистик, хокукый, аналитик мәгълүмат, методологик документлар алмашу каралган.

“Россия Федерациясенең 85 нче субъекты булу белән, Кырым Республикасы шунда ук Татарстан – күп милләтле һәм икътисадый уңышлы үсештә булган республика тәҗрибәсен алырга тырышты”, - дип билгеләп үтте очрашуда Анатолий Заикин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20