Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2015

Кырымның Россиягә кушылуына 1 ел

Кырымның Россиягә кушылуына 1 ел

Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керүенә март аенда 1 ел тула. Дәүләт дәрәҗәсендәге бу вакыйга уңаеннан 18 мартта Казанда “Без бергә” шигаре астында зур концерт оештырылачак.


Мәгълүм булганча, Украинадагы сәяси кризис чорында Кырым ярымутравында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп, узган елның 17 мартында Кырым Республикасы үзен суверен дәүләт дип игълан итте һәм җирле парламент ярымутрауны Россия составына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 18 мартта Россия президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы хуплавы белән, Кырым Республикасын Россия Федерациясенә кабул итү һәм яңа субъектлар оештыру эшен башлап җибәрде. Шул көнне үк Мәскәүдә ике дәүләт арасында килешү төзелде. Тиешле федераль законга исә Россия Президенты тарафыннан 21 мартта кул куелды. 2 апрельдәге президент Указы буенча, Кырым Россиянең Көньяк хәрби округы составына алынды. 11 апрельдә Кырым Республикасы һәм федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган Севастополь шәһәре Россия Конституциясендә Россия субъектлары исемлегендә урын алды. 25 апрельдә Россия Кырым белән Украина арасында дәүләт чикләрен билгеләде.

Кайбер илләрнең һәм халыкара оешмаларның Россиягә икътисади санкцияләр белән янавуына сәбәпче булган бу хәлләргә инде бер ел тулды. Кырым Республикасы һәм герой-шәһәр Севастопольнең Россиягә кушылу вакыйгасы быел ил күләмендә тантаналы чаралар белән билгеләп үтелә. Шушы узган ел дәвамында Кырымдагы иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне тотрыкландыруга шактый тырышлык куйган Татарстан төбәге ярымутрауга Россиянең хокуки, сәяси һәм икътисади киңлегендә үз урынын табарга бүген дә ярдәм итә.

Агымдагы елның 1 гыйнварына, Росстат мәгълүматларына караганда, Кырымда (Севастополь шәһәреннән тыш) 1 893 245 мең кеше көн күрә. 2009 елгы мәгълүматлар буенча, Севастопольдә 400 меңгә якын кеше исәпләнә. Узган елның апрелендә Кырымның 14 районы Россиянең төрле субъектлары җаваплылыгына беркетелгән иде. Бакчасарай районына шефлык күрсәтү Татарстанга йөкләнде. Беренче айлардан ук эре предприятиеләре химаясенә һәм гади эшче халык җыйган акчаларга Татарстан Бакчасарайның су белән тәэмин ителешен яхшыртырга – яңа скважиналар бораулауга, авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүчеләргә, мәктәп һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләргә, Бакчасарай музей-тыюлыгында электр җиһазларын алыштырырга булышты. Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте Бакчасарай районының социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен булган федераль программаларны барлап, җирле хакимияткә киңәшләрен биреп тора. Бакчасарайда федераль программалар буенча балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү планлаштырыла.

18 мартта 17.00 сәгатьтә Казанның Үзәк стадионы янындагы Меңъеллык мәйданында кырымлыларга теләктәшлек белдереп үткәреләчәк “Без бергә” бәйрәм концертында башкаланың һәм республиканың танылган сәнгатькәрләре катнашачак.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20