Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

Кытай журналистлары Татарстанның туристлык мөмкинлеге белән танышты

Бүген  ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында кунакта Кытай ММЧ вәкилләре булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Әлеге очрашу Татарстан буенча матбугат турын тәмамлый, ул 12-16 июнь көннәрендә узды.

 ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Кытай кунакларына республика турында презентация тәкъдим ителде, анда аның туристлык мөмкинлекләре турында сөйләнде. Тәкъдим итүдә төп игътибар Казан, Зөя, Болгар һәм Алабугага бирелде. Моннан тыш, кунакларның Татарстанда күрелгәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә булды.

Әйтергә кирәк, республикага сәфәрләре барышында Кытай журналистлары Казанның истәлекле урыннарны белән танышты, Бауман җәяүлеләр урамы буенча узды, В.И.Ленин исемендәге музей-йортында булды, Болгар белән Зөягә барды, елга трамваенда Идел буйлап кичке сәяхәткә чыкты, җирле продукция белән танышты.

Моннан тыш, аларның КХР халкы арасында бик популяр саналган шоппинг өчен дә вакытлары җитте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20