Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2017

Кытайда икмәк уңышы күпме дә, Россиядә күпме – федераль министр чагыштыруы

Икмәк уңышын арттыру өчен Россиягә әле шактый тырышырга кирәк. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бу хакта кичә Лаешта "Быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында" киңәшмәсендә билгеләп узды. Бу сүзләрен ул кытайлыларның казанышлары белән чагыштырып исбатлап күрсәтте.

“Без узган елда алынган 120 млн тонна уңышны күп дип сөйлибез, ә Кытайда 610 млн тонна икмәк җыйганнар. Күз алдыгызга китерегез: Кытай аграрийлары нинди саннар белән эш йөртә! Моннан тыш, әле алар җитми дип, 10 млн тонна икмәкне читтән дә сатып ала. Кытай 14 млн тонна соя җитештерә, 80 млн тоннаны читтән сатып ала. Анда бит терлекчелек гаять зур күләмдә, 1,5 млрд кешене тукландыру зарурияте дә шаярырга урын калдырмый”, - ди Александр Ткачев. “Без бөртекле ашлык уңышын арттырырга тиешбез, 150 млн тонна да соңгы чик түгел әле. Бу безнең ресурс, аннан максималь файда алу турында уйларга кирәк”, - ди ул.

Федераль министр әйтүенчә, дуңгызчылык, кошчылык үсеш ала, соңгы 7 елда ит җитештерүне 3 мәртәбә арттырдык дисәк тә, кытайлыларны куып җитәргә әле бик ерак. “Бездә дуңгызларның баш саны 23 млн, Кытайда ул 450 млн баш. Күз алдыгызга китерегез: никадәр зур аерма! Дуңгызны экспортка чыгару, Кытай базарын үзләштерү турында сөйләгәндә, безгә “сездә АЧС, кош гриппы”, без вирусны кертүгә юл куя алмыйбыз” диләр. Шулкадәр зур терлек тоту куркыныч булуын аңлап, алар үз икътисадларын кайгырта”, - дип белдерде Александр Ткачев.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»