Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017

Кызык мәгънәсезлекләр будильник шалтыравына комачауламый

Җомга иртәсендә «Народный будильник» тапшыруы алып баручылары кызык мәгънәсезлекләр көнен бәйрәм итә. Тагын нинди бәйрәм уйлап чыгарганнар инде дисезме? Бәйрәмнең тарихын һәм килеп чыгышын «Народный будильник» тапшыруын карагач белерсез.

Тапшыру барышында Ассоль белән Эльдарның нинди мәгънәсезлекләр эшләргә әзерләнүләре турында «Народный будильник» тапшыруы сөйли. Халыкчан будильник сезнең якыннарыгызны да бу көндә шалтырап уятырга онытмый! Кызыклы һәм мавыктыргыч «Народный будильник» тапшыруын иртәгә карарга онытмагыз.

Үзләренең якыннарын, дусларын яки кайсыбер танышларын уятырга теләүчеләрдән гаризалар тапшыру редакциясендә 8 (843) 570−50−32 телефоны аша һәм «Народный будильник» тапшыруының социаль челтәрдәге рәсми битендә (vk.com/budilnik.tnvtv) кабул ителә.

Иртәнге тапшыруда тагын ниләр турында сүз барганын 12 нче майда 8:10 сәгатьтә «Народный будильник» тапшыруын карап белә аласыз. «Народный будильник» — һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера