Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Көз белән дуслашырга "Здравствуйте!" иртәнге тапшыруы чакырып кала

Чәршәмбе иртәсендә «Здравствуйте!» иртәнге тапшыруы сезне көзге фотосессия турында сөйләшергә чакыра. Көзге туклану һәм уңышны саклауның иң файдалы ысулларын иртәнге тапшыру сөйли.

Сәхифәләр сезне тапшыру барышында кызыклы сәяхәтләргә дәшеп кала. «Счастливые люди» сәхифәсе игелек көненә багышлана, «В стиле» туташ-ханымнарга матур тырнак ясау серләрен сөйли, ә «Продуктовый набор» чираттагы тәмле ашау ризыгын әзерләргә өйрәтә. Көзге туклану һәм уңышны саклауның иң файдалы ысулларын телевизор караучыларга махсус диетолог сөйли һәм үзенең бу өлкәгә кагылышлы файдалы киңәшләрен бирә.

13 нче сентябрьдән 15 нче сентябрьгә кадәр Казанда Халыкара КВН союзының телевизион Беренче Лига ярымфинал уеннары уза. Иртәнге «Здравствуйте!» тапшыруында шул уеннарда катнашучы танылган уенчыларның килүе көтелә. Тапшыруның кызыклы чыгарылышын карарга онытмагыз.

Иртәнге «Здравствуйте!» тапшыруын һәр эш көне иртәсендә 8:10 сәгатьтә карарга мөмкин. «Здравствуйте!» - һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!