Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

Күз күремен яхшырту технологияләрен “Прямая связь” тапшыруында сөйлиләр

Алар безнең күз күреме турында барысын да белә. Врач-офтальмологлар, балалар офтальмологлары, оптометристлар, Якын Көнчыгыш һәм Рәсәй югары уку йортларының офтальмология кафедрасы фәнни хезмәткәрләре, шулай ук эшчәнлекләре күз авырулары белән бәйләнгән медицина фирмасы вәкилләре һәм белгечләр. Алар барысы да соңгы көннәрдә Казанда узган «Офтальмология өлкәсендә яңа технологияләр» еллык Бөтенрәсәй фәнни-практик конференциясенең катнашучылары булды. Казан офтальмологлары бу очрашудан соң үз эшчәнлекләренә нинди яңалык өстәрләр? Безнең республиканың алдынгы дәваханәләрендә нинди технологияләр үсеш алыр? Күзлекләр үткәндә кала дигән сүзләр чынлыкта дөреслеккә туры киләме?

Бу һәм башка мәсьәләләр хакында туры эфирның кунагы — Республика клиник күз авырулары хастаханәсенең баш табибы, Татарстан Республикасы баш офтальмологы Айдар Әмиров белән әңгәмәдән соң белә аласыз.

24 нче апрель 18:00 сәгатьтә туры эфирда «Прямая связь» тапшыруын карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!