Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Көз һәм яңа уку елы белән сишәмбе "Манзара" котлый

Сишәмбе иртәсендә "Манзара" тапшыруы көз һәм яңа уку елы турында сораштыру уздырырга исәпли. Яңа сезонның икенче чыгарылышында тапшыру балаларны автомобильдә йөртү һәм мәктәпкә өйрәтү темасын үзәккә ала.

Сезонның яңалыгы булган "Мөхәррир сүзе" сәхифәсендә тәүге кунак – "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. Мөхәррирдән тыш, тапшыруда яңа уку елының башлануы һәм аңа мәктәпләрнең ни дәрәҗәдә әзер булуы турында Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин сөйли.

5-11 нче сентябрь көннәрендә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале уза. Фестиваль – Татарстан башкаласында уздырылып килгән иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 нче елдан бирле үткәрелә. Быелгысы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме һәм «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә  оештырыла. Зур фестиваль уздырылу уңаеннан "Манзара" тапшыруында кунакта Казан Халыкара мөселман киносы фестивале директоры һәм "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова катнаша.

Тапшыруны 5 нче сентябрьдә "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә "ТНВ-Планета" телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз. Манзара – һәр иртәдә, һәр йортта, һәр йөрәктә!

Һәр иртәне “Манзара” тапшыруы белән каршылагыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха