Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

“La Primavera” оркестры балаларны яклау көне уңаеннан хәйрия концертлары бирәчәк

1−2 июньдә Казанның «La Primavera» камера оркестры Балаларны яклау көне уңаеннан традиция буенча хәйрия концертлары бирәчәк. Программада — Моцарт, Брамс, Чайковский, Штраус, Хачатурян, Пьяццолла, Андерсон әсәрләре, шулай ук танылган мультфильм һәм кинофильмнар музыкасы.

«La Primavera» оркестры — Анжела Вавилова исемендәге фондның һәм Роналд Макдоналд йортының күпьеллык партнеры. Шул рәвешле, музыкантлар фондка Казанда хосписның яңа бүлеген булдырырга ярдәм итәргә телиләр.

Хәйрия концертлары 1 июнь көнне 16.30 сәгатьтә Роналд Макдоналд йортында һәм 2 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Анжела Вавилова исемендәге фонд балалары өчен хосписның кышкы бакчасында үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!