Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2017

Лас-Вегаста “Галәм гүзәле – 2017” титулы иясен билгеләделәр

Көньяк Африка Республикасы вәкиле — 22 яшьлек Деми-Ли Нель-Питерс кичә, 26 ноябрьдә Лас-Вегаста уздырылган «Галәм гүзәле -2017» конкурсы җиңүчесе булып танылды, дип хәбәр итә ТАСС.

Көньяк Африканың галәм гүзәленә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ, Нью-Йоркта бер ел бушлай яшәү хокукы һәм реклама контракты бүләк ителде, диелә хәбәрдә.

«Галәм гүзәле» конкурсы 1952 елдан башлап һәр ел уздырыла. 1996 — 2015 елларда конкурс АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп карамагында булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!