Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017

Легендар җырчы - “Ком сәгате” кәнәфие иясе

Якшәмбе «Ком сәгате» тапшыруының киләсе чыгарылышында танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева әңгәмәдәшче вазыйфасын башкара.

Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килә. Мәктәп тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4 нче разрядлы монтер булып эшли.

1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә җырчы була. Эмиль Җәләлетдинов төркемендә «Гармун моңнары» дигән җырны беренче тапкыр башкара. Соңыннан «Салават» җыр студиясендә җырчы була. Репертуарында меңләп җыр бар, шулардан ике йөзе татар халык җырлары.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Хәмдүнә Тимергалиева белән «Ком сәгате» тапшыруын 23 нче апрель 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Гашыйклар коненэ бэйрэм булэк ит КОС сила традиций