Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2017

Легендар җырчының "Бер алманы бишкә бүләек" концертын карагыз

Шимбә, 29 нчы июль, «ТНВ-Планета» телеканалында мәшһүр татар җырчысы Әлфия Авзалованың телевидение фондында сакланган «Бер алманы бишкә бүләек» концерты күрсәтелә. Моңлы тавыш һәм күтәренке җыр-моң дәрьясына рәхим итегез, хөрмәтле тамашачылар!

Әлфия Авзалова — «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены иясе. Җырчы 1962 нче елда ТАССРның атказанган артисткасы, 1970 нче елда ТАССРның халык артисткасы, 1983 нче елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 нчы елда «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены иясе була. 1960 нчы елда аңа «Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен» Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 нче елда «Татар эстрадасы легендасы» мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 нчы елда Казанда «Моң патшабикәсе» документаль фильмы күрсәтелә. Искәртеп узыйк, 84 яшен тутырган Әлфия Авзалова 15 нче июньдә вафат булды.

Мәшһүр татар җырчысы Әлфия Авзалованың «Бер алманы бишкә бүләек» концертын «ТНВ-Планета» телеканалында 29 нчы июль 18:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!