Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2016

Лениногорск районында бакчада төнбоеклар үстерәләр

Лениногорск районы Керкәле авылындагы уңган кешеләр аны гап-гади бакчада үзләре ясаган сулыкта төнбоеклар үстерә, дип яза районның "Заман сулышы" басмасы.Лениногорск районында бакчада төнбоеклар үстерәләр



Авылда яшәүче Ярия һәм Рафаэль Хафизовлар гаиләсе бакчасына керүгә, чыннан да, гүзәллек дөньясына аяк баскандай буласың. Әлеге матурлыкны тасвирларга сүзләр дә табып булмый төсле. Ул гадәти генә түгел, бер караш ташлау белән барысын да күреп бетереп булмый. Алардагы бакчада йөрүне өйдә бүлмәдән-бүлмәгә йөрү белән чагыштырырга була.

Бер өлешендә ылыслы агачлар үсә, икенче урында роза чәчкәләре ямь тарата, алга таба китеп, тәбәнәк кенә үсүче күпьеллык үләннәр семьялыгына караган чәчәкләр “без дә бар монда” дигәндәй, балкып утыра.



Бакчаның бер җиреннән икенче якка күчкәндә, клематис чәчәге уралган “капка” аша үтәсең, ул арка формасында ясалган. Икенче як куаклыклар белән бүленгән төсле. Бер почмакта утырып ял итәр өчен беседка ясалган, аның тирә-ягы гөлләр белән тулган. Чыннан да, монда утырып, дөнья мәшәкатьләрен онытырга була.

Телисең икән, бассейнга төшеп чум, тирәнлеге дә шактый: ике метрга якын. Ә инде фонтан үзенә күрә бер ямь өсти. Бакчада ник бер чүп үләне күренсен, сусыл яшел төсе белән газон үләне үсә. Йөри торган юлларга брусчатка түшәлгән. Моның кадәр гүзәллекне булдыру өчен никадәр тырышлык куелган!

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20