Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2015

«Лениногорскнефть» идарәсе "Татнефть"нең әйдәп баручы бүлекчәсе булып кала - Рөстәм Миңнеханов

«Лениногорскнефть» идарәсе "Татнефть"нең әйдәп баручы бүлекчәсе булып кала - Рөстәм Миңнеханов «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе "Татнефть"нең әйдәп баручы бүлекчәсе булып кала. Бүген бу хакта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм  Миңнеханов Лениногорск шәһәренә 60 ел һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе төзелүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада әйтте.

Тантана Лениногорск шәһәрендәге яңартылган "Юность" спорт комплексы стадионы территориясендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхауетдинов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Тантана башланыр алдыннан ТР лидеры "Яшьлек" экстремаль велопаркы эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук аңа Лениногорскидагы "Зәңгәр күл"дә вейкбординг белән шөгыльләнү өчен парк төзү проектын да күрсәттеләр.

Тантаналы чара татар эстрадасы артистлары чыгышы һәм Татарстанда нефть үзләштерү башлауны чагылдыручы сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. 

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрне һәм шәһәр халкын ике юбилей датасы белән котлады. Ул билгеләп узганча, 2013 елгы Универсиададан соң Казан шәһәре кебек үк, бүген Лениногорск та танып булмаслык үзгәргән: зур заманча социаль объектлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре пәйда булган, шәһәр мохиты шактый яңарган. Ул район хакимияте, ветеран-нефтьчеләр, «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе "Татнефть"нең әйдәп баручы бүлекчәсе булып кала, дип ассызыклады.

"70 ел элек сезнең районда нефть табылган. Бу хәл булмаса без нишләр идек икән? Республиканың бүгенге көндәге мөмкинлекләре булмас иде. Татарстанда нефть сәнәгате әйдәп баручы булып кала. Шулай булды һәм булачак та. Алдагы 100-120 елда республика Россиянең нефть табучы төбәге булып калсын өчен технологияләр җитәрлек", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Нефть табу тармагы булу сәбәпле, Татарстанда эре нефть-химия, шина һәм башка производстволар урнашкан. Шул ук вакытта республиканың "Татнефть" ААҖ нефть компаниясе үз производствосын үстереп, социаль юнәлешле булып калуын дәвам итә, дип тә өстәде ул.  Чыгышын тәмамлап, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Лениногорскиның Татарстандагы иң матур шәһәрләрнең берсе булуын ассызыклады һәм алга таба шулай булып калуын теләде. Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медальләрен һәм мактаулы исемнәрен тапшырды. Лениногорск халкы һәм Ул «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та мөрәҗәгать итте.

Соңыннан чара тантаналы концерт белән дәвам итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20