Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

Әлфия апаның хәле кичә начарайды. Кызы Зөлфия, догалар укыгыз, дип шалтыратты – филармония

Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. «Көндез кызы Зөлфия: „Әнинең хәле начарайды“, — дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек — төнлә үлүе билгеле булды», — ди Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова.

Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле.

«Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. „Әни музыка тыңлап ята“, — дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте», — ди филармониянең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова инсульт белән апрель аенда халык телендә «обком больницасы» дип йөртелгән 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган иде. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!