Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Әлфия Авзалованың кызлары әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана

Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана. Бу хакта Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә оештырган Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә бөек җырчының кызы Зөлфия әйтте.

«Безгә бик авыр, моңарчы вакыт ниндидер мәшәкатьләр белән узды. Ыгы-зыгы. Кырыгы җитте, ул узды. Ә алга таба нәрсә эшләргә? Мөгаен, мемуарлар яза башларга кирәктер», — диде Зөлфия ханым. Ул әнисе турындагы мәзәкләрдән, Әлфия Авзалованың «Фаина Раневская кебек кызыклы сүзләреннән» китап чыгару мөмкинлеген да җиткерде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова каты авырудан соң 15 июньдә 84 яшендә вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин