Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган "Таяну ноктасы" чыгарылышы күрсәтелә

Сишәмбе кичендә «Таяну ноктасы» Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган махсус тапшыру оештыра.

Студия кунаклары арасында данлыклы җырчыны якыннан белгән һәм аның белән озак еллар бергә хезмәт куйган дуслары, туганнары һәм хезмәттәшләре дә бар: Кирам Сатиев — Татарстанның халык артисты, Әлфия Авзалова төркеменең күпьеллык баянчысы, Рабит Батулла — Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Әлфия Авзалова биографиясен язган танылган язучы, Искәндәр Биктаһиров — Татарстанның халык артисты, Салават Фәтхетдинов — танылган җырчы, Әлфия Авзалованы үз кумиры дип атаган якын дусты, Рәшит Сабиров — танылган конферансье һәм юморист, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия — Америкада яши, әнисе турында сөйли.

Искәртеп узыйк, 15 нче июнь иртәсендә озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды. Җырчы белән саубуллашу 17 нче июнь Филармониядә узды.

Данлыклы җырчыга кагылышлы сорауларга җавапны бүген, 20 нче июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин