Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2016

Әлкилеләр якташ санаган Тимур Сафин – Риодагы Олимпия уеннары призеры

Бразилиядә барган ХХХI Җәйге Олимпия уеннарында Тимур Сафин фехтование ярышларына рапирачылар турнирында өченче урынны яулады. Тимур Сафин әлкилеләр өчен якташ ул, чөнки аның әнисе Гөлсинә районыбызның Түбән Биктимер авылында туып үскән. Кечкенә чагында Тимур дәү әнисе Рәхилә апа янына кунакка кайтып йөргән. Сафиннар гаиләсе хәзер Башкортстан башкаласында яши, дип яза “Әлки хәбәрләре”.

Тимур спорт белән кечкенәдән дуслашып, бик теләп фехтование белән шөгыльләнә, ил, Европа, дөнья чемпионатларында җиңүләр яулый. Инде менә аның өчен һәр спортчы хыялланган “йолдызлы” сәгать суккан – егетебез италияле Гароццо белән АКШ рапирачысы Александр Массиаластан калышып, бронза медальгә лаек булды.

Әнә шулай итеп Әлки районының Түбән Биктимер авылына да Җәйге Олимпиаданың сөенечле җиле килеп кагылды. Тимурның дәү әнисе, әнисенең энесе Марат абыйсы, башка туганнары төне буе аның өчен җан атып чыктылар, егетнең пьедесталга менү турындагы хәбәрне иртән генә ишеттеләр алар. Бу шатлыкны алар белән барлык райондашлары да бүлешә, диелә район газетасында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20