Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2016

Әлмәт нефть институты базасында Нефть югары мәктәбе ачылачак

 Әлмәт дәүләт нефть институты базасында Югары нефть мәктәбе ачылачак. Бу хакта бүген «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышында белдерелде, анда тармак эчке корпоратив мәгариф системасын камилләштерү турындагы мәсьәлә каралды.

Проектның төп максаты - институтны Россиянең нефть-газ мәгарифен һәм фәнен үстерү үзәгенә үзгәртү. Аның бурычы - Россия нефть тармагы өчен көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләүне, шулай ук яңа белем һәм технологияләр булдыруны тәэмин итү. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

"Татнефть" ГАҖендә тышкы һәм эчке факторларның йогынтысын исәпкә алып, корпоратив белем бирүгә системалы алым кулланылачак, дип хәбәр ителә хәбәрдә. Агымдагы елда Корпоратив университет булдырылды. Аның төп бурычы - барлык дәрәҗәдәге хезмәткәрләрнең гомумкорпоратив, идарә һәм гомумпрофессиональ компетенцияләрен үстерү буенча белем бирү программаларын эшләү һәм тормышка ашыру.

Искәртеп үтик, элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә институт Россиядә әйдәп баручы уку йорты, нефть тармагы өчен кадрлар әзерләү буенча илнең төп фәнни-мәгариф үзәге булырга тиеш дигән иде.

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында, аерым алганда, Казан федераль университетының нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат белдерелде. Әлмәт дәүләт нефть институты белән КФУ бергә эшләргә тиеш, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20