Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

Әлмәт паркы ярышларга һәм коймак белән сыйланырга чакыра

 Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге Әлмәт шәһәр паркында 21 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, төрле чаралар планлаштырылган.

Бу көнне сәгать 10да урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында «Ратник» хәрби-спорт уены үткәрелә. Көндезге 2дә исә 9 нчы ТОС балалар өчен концертлы-уенлы тамаша тәкъдим итә.

22, 23 февральдә сәгать көндезге 2дән “Май чабу” театральләштерелгән халык бәйрәменә килүчеләрне коймак белән сыйлаячаклар, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20