Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2017

Әлмәт пенсионерлары өчен «Поле чудес» уены оештырылды

Әлмәттә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә коллективы Өлкәннәр көне уңаеннан үз пенсионерлары өчен «Поле чудес» уены оештырды, дип яза җирле басма.

Уен «Пионерия» темасына багышланды. Уен башланыр алдыннан катнашучылар һәм кунакларны идарә начальнигы Светлана Лаптева сәламләде. Барысы да Россия телеканалындагыча булды: әйләнә торган барабан да, призлар да, уенчылар өчлеге дә, җиңел булмаган сораулар һәм суперприз да. Өч турда өч кеше җиңеп чыкты. Алар арасында яшүсмерләр клублары мөдирләре, педагоглары һәм идарә хезмәткәрләре бар иде. Уен нәтиҗәләре буенча Людмила Костарева җиңүче булды. Ул шулай ук суперуенда да җиңеп, төп призны яулады.

Уен беткәннән соң бәйрәм кунаклары өчен тәҗрибәле хореограф Диләрә Умарова мастер-класс үткәрде. Өлкән буын вәкилләре сальса биюе темплары белән рәхәтләнделәр. Бу бию юкка сайланмаган. Чөнки ул әзерлек дәрәҗәсенә дә, яшькә дә карамый, һәркемгә туры килә. Чарада шулай ук яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләрнең кул эшләрен карап та хозурланырга була иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20