Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Әлмәт районы башлыгы кубогына теннис ярышлары бара

Әлмәткә теннисчылар еш җыела. Бу юлы алар нефтьчеләр башкаласына район башлыгы кубогына оештырылган Бөтенроссия балалар теннисы турнирына килде.

Район башлыгы кубогына турнир шәһәрдә бишенче тапкыр уздырыла. Бу юлы Россиянең 16 шәһәреннән 15 яшькә кадәрге 59 кеше катнашырга теләк белдергән. Мәскәү, Казан, Уфа, Тольятти, Самара, Мытище, Бирск, Екатеринбург, Пенза, Волгоград, Ижевск, Заречный һәм Татарстан шәһәрләреннән җыелган кызлар, малайларга һәм Әлмәтнең 26 спортчысына уңышлар юлларга байтак кунак килгән.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин, теннис федерациясе президенты, «Ямашнефть» идарәсе начальнигы Виктор Смыков, «Татнефть» компаниясе профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин изге теләкләрен җиткерделәр.

Күркәм традиция буенча азактан турнирны оештыручылар һәм кунаклар балаларга баллы бүләкләр таратты.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!